Елабужское медицинское училище

Татар конференциясе

Категория: Uncategorised
Опубликовано 15.12.2015 15:23
Просмотров: 1823
Туган туфрак...
Туып-үскән җирем….
Мулдыр синең иген-кырларың
Учларыма салып эчәмен мин
Челтерәп аккан чишмә суларын.
Шул суларны эчкәч күңелемдә
Туып тора җыры, шигырьләре,
Иҗатым аша сезгә җиткерәм мин
Эчемдәге шатлык-кичерешләрне….
IMG 39946IMG 40576  

   Һәр төбәкнең үз шагыйре,үз язучысы, үз композиторы бар. Алар милләтебез язмышы, аның киләчәге турында уйланып, халкыбызның рухи дөньясын баетуда, матурлауда зур тырышлык куялар, әдәбиятыбызга намуслы хезмәт итәләр. 27 –ноябрьдә аларның тормыш юлы, иҗаты белән якыннан танышу, таныштыру максатыннан  конференция уздырылды.  Бездә кунакта Буа, Минзәлә медицина училищесы шәкертләре һәм аларның остазлары, Казан, Түбән Кама, Әлмәт медицина көллияте шәкертләре һәм аларның остазлары, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте шәкерте һәм аның остазы, Алабуга шәһәренең “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмә әгъзасы, композитор – Владимир Алексеевич Мироваев булдылар. Конференция үзәк китапханәнең уку залында уздырылды. Эчтәлекле чыгышлары өчен барлык шәкертләребезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Афәрин!!!!!

IMG 41026